Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Инфекция янә 132 якташыбызда ачыкланды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 29 мең 922гә җитте.

Соңгы тәүлектә инфекция янә 132 якташыбызда ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 308 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 20се авыр хәлдә, 10 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5209 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 129 кеше ковидтан савыккан. Барлыгы 24100 якташыбыз коронавирусны җиңгән.
Кызганычка каршы, көн саен ковидтан үлем очраклары ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә каһәрле инфекция тагын ике якташыбызның гомерен алып киткән. Барлыгы Башкортстанда ковидтан 305 кеше дөнья куйды.
Пневмония дә ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 101 кешегә куелган. 113 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 586 703 тикшеренү үткәрелгән, 2 504 537 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 6 584. Аларда 6 366 кеше тест үткән.
Фото: haberso.com

Автор: Ләйсән Якупова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/710890.

Читайте нас: