Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Коронавирус сезонлы авыруга әвереләчәк, ди белгечләр

Хәзерге вакытта Русиядә коронавирус буенча хәл тотрыклану стадиясендә, авырулар санының кимү тенденциясе сизелә.

Бу хакта ТАСС Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Русия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.
Вазгыятькә бик күп факторлар, шул исәптән Роспотребнадзор кагыйдәләрен үтәү һәм прививка ясау кампаниясен киңәйтү йогынты ясады, дип саный ул. Вакцинация халыкның вируска иммунитетлы катламын арттырырга мөмкинлек бирә, шулай ук ул Covid-19 кичергән кешеләр хисабына булдырыла.
«Коронавирус авыруы сезонлы булачак дигән фараз да аклана, чөнки авырулар көзге-кышкы чорда күтәрелә һәм елның җылы вакытында кимү күзәтелә», - диде Горелов.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: