Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Коронавирус организмның картаю процессын тизләтергә мөмкин

COVID-19 ифекциясенең төп симптомнары бизгәк, ютәл һәм сулыш кысылудан тыш, өлкән кешеләрдә делирий да булырга мөмкин.

Коронавирус организмның картаю процессын тизләтергә мөмкин. Бу турыда Н.И. Пирогов исемендәге Русия илкүләм тикшеренү медицина университетының Русия геронтология фәнни-клиник үзәге директоры Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачевага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, кайбер галимнәр ковидны картаю авыруы дип атый.
«Моның өчен ике сәбәп бар. Берсе, яшь барган саен коронавирус инфекциясен кичерү авыррак, ә икенчесе - организмның картаю процессын тизләтергә мөмкин. Тернәкләнү чоры вакытында моны исәпкә алырга кирәк», - диде гериатр «COVID-19. Россия һәм халыкара тәҗрибә» VI халыкара онлайн-конференциясендә.
Ольга Ткачева сүзләренчә, COVID-19 инфекциясенең төп симптомнары бизгәк, ютәл һәм сулыш кысылудан тыш, өлкән кешеләрдә делирий (психик тайпылыш) да булырга мөмкин. Аны шулай ук дәваханәгә озатканда һәм амбулатор караган вакытта бәяләнә торган симптомнар исемлегенә кертергә кирәк.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: