Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ковид чигенә башлады

Соңгы тәүлектә Башкортстанда тагын 118 кешедә яңа коронавирус инфекцясе булуы теркәлгән.

Көн саен ачыкланып торган инфекця йоктыруның яңа очракларының бераз кимүе сөендерә.
Барлыгы пандемия башыннан республикада ковид 30797 кешедә теркәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 290 кеше коронавирустан дәвалана. 33 пациентның хәле авыр, җиде кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5037 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы 24 сәгатьтә республикада ковидтан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы бу инфекця 317 якташыбызның гомерен алып китте.
Пневмония очраклары ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз республиканың 126 кешесенә куелган.
Фото: Яндекс.Дзен

Автор: Ләйсән Якупова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/721554.

Читайте нас: