Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Депрессиягә бирешмәс өчен нишләргә?

Чирне дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак, диләр. Түбәндәге кагыйдәләрне игътибарсыз калдырмагыз.

Бүген, 24 мартта, кешеләрнең игътибарын психик сәламәтлек проблемаларына җәлеп итү максатыннан халыкара депрессия белән көрәшү көне билгеләнә.
Депрессия - авыруның тормышка кызыксынуы югала, үз-үзен бәяләве һәм эшкә сәләтлелеге кими торган иң киң таралган психик тайпылыш - начар кәеф, төшенкелек һәм гаеп тойгысы өстенлек итә.
Һәр чирне дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак, диләр.
Менә психик сәламәтлекне саклау һәм депрессияләрне булдырмас өчен дә бик гади генә кагыйдәләр бар икән.
* Һәр көнгә сөенеп, киләчәккә өмет белән яшәргә өйрәнегез. Хәтта иң катлаулы хәлдә дә ниндидер уңай ягын табарга тырышыгыз. Булганына шөкер итегез, булмаганны уйлап баш катырмагыз.
* Үз алдыгызга үтәп булырлык максатлар гына куегыз. Шулай булганда борчылырга урын калмас.
* Дөрес тукланыгыз. Азык кешенең торышына һәм кәефенә тәэсир итә.
* Үлән чәйләре эчегез. Сары мәтрүшкә, песи үләне тамыры, пустырник һәм мелисса салып кайнатылган чәй тынычланырга, йокыны җайга салырга ярдәм итә.
*Спорт белән шөгыльләнегез, ул эндофрин - бәхет гормоны эшләнүгә тәэсир итә, ә ул, үз чиратында, депрессиягә каршы тора.
* Үзегезгә вакыт табыгыз. Яраткан шөгыль, мавыгу күп кенә уңай тойгылар уята.
Боларның барысы да үзбәяне күтәрә һәм күңел күтәренкелеге бүләк итә, нәтиҗәдә депрессиягә бирешмәскә ярдәм итә.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: