Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Коронавирус хайваннар арасында да таралырмы?

Эпидемиянең чираттагы этабы булып авыл хуҗалыгындагы һәм йорт хайваннарының коронавирус йоктыруы булачак.

Шулай дип исәпли Н.Ф. Гамалея исемендәге институт директоры, Русия фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург.
“Коронавирус үзенең чир тарату куәтен әле тулысынча тормышка ашырмады. Ел эчендә кешелекне вакцина белән саклауга ирешербез. Ләкин бу вакытка йорт хайваннарының ковид йоктыруы ихтимал. Ә кемнең генә үзенең яраткан терлегеннән баш тартасы килсен? Шуңа безнең әйләнә-тирәдә вирус таралу хәвефе һәрвакыт сакланачак”, – ди галим.
Александр Гинцбург фикеренчә, ковид таратучы сәбәпләр безнең янда озак саклануга әзер булырга кирәк. Аның әйтүенчә, коронавирус иң хәвефле вирусларның берсе булырга охшаган. “Чөнки, – дип аңлата галим, – хәтта бар кешелек өчен куркыныч дип саналган ВИЧ та кешенең һәм хайваннарның күзәнәкләрен ковид кебек зур күләмдә зарарламый”.
Моңа кадәр дә галимнәр этләр һәм песиләрнең коронавирус йоктыру ихтималы зур дип сөйләгәннәр иде. Шул ук вакытта этләр, песиләр белән чагыштыргында, ковидны тышкы билгеләрсез үткәрә. Ә чир йоктырган песиләр ютәлләргә һәм төчкерергә мөмкин. Шулай ук аларның тән температурасы күтәрелергә, күзләреннән һәм борыннарыннан агарга, кайсыбер чакта укшу һәм диарея булырга ихтимал дип белдерә белгечләр.
Автор:Язгөл Сафина.
Фото: Pixabay/com.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/738544.
Читайте нас: