Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
20 октябрь , 09:10

Безнең “Земство докторы”

2021 елда Зәлия Гаффарова Кырмыскалы авылы поликлиникасының балалар бүлегенә “Земство докторы” программасы буенча участок табиб-педиатры булып эшкә алына.

Безнең “Земство докторы”
Безнең “Земство докторы”

Республикада сәламәтлек саклау өлкәсен- дә кадрларны җәлеп итү буенча програм малар гамәлдә. Республика Башлыгы бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә. “Земство докторы”, “Земство фельдшеры”, “Дефицитлы белгечлекләр” кебек проектлар 296 хезмәткәргә 2023 елда компенсация алырга мөмкинлек бирде. Сезонлы респиратор авырулар чорында амбулатор-поликлиника звеносына табиблар җитмәү практик эшчәнлеккә табиб-ординаторларны җәлеп итү белән тулылана.

 

Зәлия Рамазан кызы тумышы белән Иске Бәбеч авылыннан. 2020 елда Башкорт дәүләт медицина университетын “Педиатрия” белгечлеге буенча тәмамлаган, дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм аккредитациясен уңышлы узган. Медицина һөнәрен ул очраклы гына сайламаган - аның туганнары һәм якыннары арасында табиблар бар.

- Эшем миңа бик ошый, оештыру мәсьәләләрен тиз арада үзләштердем. Барлык шартлар да тудырылган, коллектив бердәм, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - дип уртаклашты Зәлия Рамазан кызы.

Ул шулай ук яңа поликлиниканың заманча аппаратура белән җиһазландырылуын, коридорның иркен, теркәү урынының уңайлы һәм көтеп утыру урыны булуын билгеләп үтте. Эшләү дәверендә Зәлия Гаффарова “Земство докторы” программасында катнаша. Финанс ярдәме алу мөмкинлеге турында учреждение җитәкчелеге сөйләгән, ә кадрлар бүлеге җитәкчесе Лиана Килдеярова кирәкле документларны җыярга булышкан.

- Бу безнең гаилә өчен зур ярдәм булды. Программа ярдәмендә без район үзәгендә торак сатып ала алдык, - диде табиб.

Кадрлар сәясәте мәсьәләләрен хәл итү “Земство докторы” программасы Башкортстанда 2012 елдан бирле эшли. Ул авыл җирендә эшләргә әзер табибларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программада табиблар, Русия Федерациясе гражданнары катнаша ала, алар 50 меңгә кадәр халкы булган авылларга, касабаларга һәм шәһәрләргә эшкә күчәләр. Торак пунктка бәйле рәвештә, белгечләр бер мәртәбә компенсация ала ала: ерак һәм барып җитү авыр булган районнарда эшләүчеләр өчен ул - 1,5 миллион сум, ә башка катнашучылар өчен 1 миллион сум.

- Бу гамәл авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, табиб һөнәренең абруен үстерү һәм югары һөнәри казанышларга ирешүгә этәргеч бирү максатында тормышка ашырыла, - дип сөйләде Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенең кадрлар бүлегендәге әйдәүче белгече Лиана Килдеярова.

Светлана ӘХМӘТҖАНОВА.

Безнең “Земство докторы”
Безнең “Земство докторы”
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: