Үзән
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
3 октябрь 2025, 09:05

“Сәламәтлек поезды”: һәркем турында кайгыртып

Җиде ел дәвамында республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстанның ерак авылларына даими “Сәламәтлек поездлары” мобиль медицина комплекслары җибәрелә.

“Сәламәтлек поезды”: һәркем турында кайгыртып
“Сәламәтлек поезды”: һәркем турында кайгыртып

Аларның бурычы - авыл халкына диагностика ясау мөмкинлеген тәэмин итү, авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклау һәм шуның белән кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклап калу. 2025 елның апр ель ахырында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” проекты чикләрендә мондый акция Кырмыскалы районында уңышлы узды. Зур булмаган авылларда яшәүчеләр, зур үзәкләргә баруга вакыт һәм көч сарыф итмичә, квалификацияле медицина ярдәме ала алсын өчен табиблар бригадасы зур эш башкарды.

Эш күләме саннарда

Күчмә маммография һәм диагностика комплексларыннан, фельдшер-акушерлык пунктыннан һәм УЗИ-аппараттан торган “Сәламәтлек поезды” Прибельский, Кабак, Сәвәләй, Бекет һәм Атҗитәр авылларында эшләде. Шул вакыт эчендә түбәндәге эш башкарылды:

 - 1684 табиб кабул итүе үткәрелде.

- 5052 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү (ЭКГ, кан һәм сидек анализлары, антропометрия һ.б.) башкарылган.

- 193 флюорография һәм 123 маммография эшләнгән.

Иртә диагностика гомерләрне коткара

Акция эшенең төп нәтиҗәсе - кешеләргә беленмәгән авыруларны ачыклау.

 - Яман шешкә шикләнүнең 7 очрагы ;

 - Шикәр диабетының 8 очрагы һәм кан әйләнеше системасы авыруларының 14 очрагы ачыкланды.

Халыкка консультацияләрне төрле белгечлектәге табиблар: стоматологлар, терапевтлар, педиатрлар, неврологлар, хирурглар һәм гинекологлар үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 19 пациент госпитализациягә җибәрелгән, шул исәптән 11е - Г.Г.Куватов исемендәге клиник дәваханәгә, ә 98 кеше тирәнрәк тикшерүгә юллама алды. Халык һәм сәламәтлек саклау системасы өчен файда Кырмыскалы район үзәк дәваханәсе баш табибы Феликс Сакаев билгеләп үтүенчә, акция яңадан үзенең зур әһәмияткә ия булуын исбатлады. “Сәламәтлек поезды”ның төп өстенлекләре арасында:

- Ерак авылларда яшәүчеләр республика дәрәҗәсендәге белгечләрдән һәм район дәваханәсеннән алдан язылмыйча һәм үз авылларыннан чыгып китмичә, югары квалификацияле ярдәм алдылар. - Вакытында күренү: кирәкле диагностиканы тиз үтү мөмкинлеге дәвалауны иртәрәк башларга мөмкинлек бирә. - Кире элемтә: дәваханә җитәкчелеге актуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм урындагы Сәламәтлек саклау эшен яхшырту өчен халыктан кыйммәтле мәгълүмат ала.

- Бу фактлар вакытында тикшерү һәм даими рәвештә диспансеризация узу кирәклеген ачык күрсәтә, - дип ассызыклады Феликс Заһир улы.

- Безнең бурыч үзгәрешсез - һәр авылда, шул исәптән район үзәкләреннән һәм эре шәһәрләрдән еракта яшәүчеләр сыйфатлы медицина ярдәменә өмет итә алсын, - диде Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров.

Марина ВИКТОРОВА.

“Сәламәтлек поезды”: һәркем турында кайгыртып
“Сәламәтлек поезды”: һәркем турында кайгыртып
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас